Ильясова Энҗе Илнур кызы, 15 яшь
Актаныш районында урнашкан "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның 9 сыйныф укучысы. "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе финалисты, Г.Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" фестиваленең Гран-при иясе
Мине табигать һәм кешеләр илһамландыра. Иҗатым башкаларның да йөрәк авазы булып яңгыравын, аларга рәхәт бер моң бүләк итүен телим. Мин нәрсә тоям, шуны язам, әмма шигырьдәге мин - тормыштагы мин түгел. Шигырь - бушану чарасы, йөрәк дәвасы.
Иҗат белән танышу
Укыгыз һәм иҗади сәяхәтне тоегыз


***
Ә үткәнгә хатлар бармыйлар
(Хәсән Туфан)

Кутырлы март җиргә буйсынды да
Һәм ташлады үз ялкынын аңа.
Мәзәк булып, моңсу булмас иде:
Март күзеннән карлы яшьләр тама.

Һәм талпаны, ахры, бу уй мартның:
(Әйе, бу март талпаннарга җылы)
Син шул кадәр үзгә икән хәзер,
Йөрәк түре тоймый тәүге җырың.

Сизми яшим синең яшәү көен!
Март - яз туу. Үлмә - артык иртә.
Төшең төшендерер мартсызлыгың,
Ә битеңне битлек биләр иртән.

Киртә - бары кардан соңгы ләпек.
Йөрәк хәлен йөрәк сизә диләр.
Киштәңдәге ландыш - агу, имеш.
Ул - язныкы. Синең язда ниләр?

Умырзая, крокус, гиацинтлар
Бакча ярганнар дип ишетелде.
Ә нәркизе түрдә чәчәктәме?
Күбесе бит ялгыш иш ителде.

Кызганыч ки: чәчәк еллар саен
Төсен алыштыра. Там(ы)ры - кала.
Һәм март көлү белән яши башлый,
Әйтерсең лә садә сабый бала.
Тик
Иске мартка хатлар бармый кала.
бармый кала.
бармый кала...

***
Әй Март Кызы! Сиңа дәшәм, тын ал, тыңла:
Көл һәм ела. Сула, ярат янып, тынма!
Самими март - тәүге ае килер язның,
Кай арада кышларыңда "яз" дип аздың?

Син килүгә күңелләрне бәхет басты -
Нурдан туган көянтәсен кояш асты,
Уйнап торган чиләкләре йолдыз эчте,
Хатын-кызның нәфислеге язга күчте.

И Хатын-кыз! Сафлык тулы иңсәләрең
Аңламады авырлыкның төп сәбәбен -
Чишмәнеке чиләк суың тик яртылаш,
Ә артыгы - тулы агу. Кургаш-кургаш.

Әйдә, урлаш! Урла язның алсу төсен
Һәм күзеңә дулкын сөрмә итеп сөрт син.
Нәкъ тә син ул - язның лаек сөяркәсе,
Так син бары нурлы кояш көянтәсен.

Йөрәк чишмәң тулы чиста суга, шуңа
Сипкел аланында яшәү биреп, куна.
Күпләр тоймый бу шифаны, узып тыз-быз...
Ә син яшә! Гомер яшә! И ХАТЫН-КЫЗ!

***
Бәхетлеләр бер үк көйне
Йөз мәртәбә тыңламыйлар.
Бәхетлеләр күз яшьләре
Хисабына тын алмыйлар.
Бәхетлеләр бөгәрләнгән
Өс-күлмәктә айлап йөрми.
Бәхетлеләр уй-хисләрен
Кулъяулыкка тыгып төрми.
Бәхетлеләр һәр иртәсен
Литр чама каһвә эчми.
Бәхетлеләр кулларыннан
Савыт-саба килеп төшми.
Бәхетлеләр төнен яшәп,
Көндез йокы симертмиләр.
Бәхетлеләр үзләренә
Фәкать кишер кимертмиләр.

Бәхетлеләр бәхет белән
Яши яшәү тәмен белеп.

Кайчандыр бер (искә алу авыр)
Тәнем яшәп,
Үзем яшәмәгән кебек.

***
Без - бәхеттән түгел, күз яшеннән
Җиденче кат күккә ашкан кеше.
Кай почмагы җирнең, кай тарафы
Җүләрләрне җыйган безнең ише?

Җүләр булу - акылсызлык түгел,
Җүләр булу - яшәү, ЯШИ БЕЛҮ!
Җүләрлектән, ахры, сөю-ялкын,
Бер йөрәкне телем-телем телү...

Һәәәм...Киресенчә, җүләрлегең синең -
Бетү сәбәбе дә җегәреңнең.
Көлү-елау, яну-сүнү катыш  -
Танылуы җитте “чегәнең”нең.

Шуңа да без - тергезүче түгел,
Җимерекне җәберләүче икәү.
Төзәлүен (түзәлүен, бәлки?)
Фәкать күңел белә икән. Икән...
«Җүләр түгееел!» дисең. Соң алайса
«Шыр дивана» ис(е)ме генә кала.
Елмаюдан адым алда чакта
Шатлык саубуллашып китеп бара.
Ялган өмет шул чак биләп ала:
Бер кайтырсың җан яшәгән якка
Һәм очрарсың...
Очрашмаслык чатта.

***
Мин яна (а)лам. Әмма яза алмыйм.
Шигырьләрем шигырь булмас төсле.
Ямау өсте ямау гына синнән.
Хәтер шуңа җуймый таныш төсне.

Көзге...ялкын. Шундый салкын бүген.
Җылы дисәм... Каһвә саналамы?
Көз сеңере каһвә белән генә
Тоташтыра безнең араларны.

Көзләрдә мин кешеләрне түгел,
Көзне сөям. Бетте-китте, нокта.
Үз төседәй көзгә сумала күк
Беркәм кебек, ә ул сүзен тота:
“Нәрсә сөйли тагы?! Җүләр,туктааа!

Миндә ласа
Гомер бакый якты янган ялкын
Күчә барды беррәт башка җанга.
“Коры җылы” тулы кызый бит син!
Шуңа нәкъ мин агам синең канда!”

У(е)ны – уймак, сүзе – яра эзе.
Уттай холкы җанга ташлана да...

Баштагы уй яңг(ы)рый башкалага:
Мин яна (а)лам (инде) синнән башка.
Тик яза(а)лмыйм. Синнән башкаларга.


“Билгесезгә”
Ә мин куркам. Синең барлыгыңнан.
Югалтудан куркам шул ук мәлдә.
“Кит” дияргә ара якын. Бугай.
Син үзең дә минем хәлдә(ме) әллә?

Мең теленә, мең кат терелә җан
Синле чакта. Әйтерсең лә әфсен.
Тәфсилләгән һәр сүземне генә
Тик беркатлы җаның күпсенмәсен.

Күзеңдәге яшел яшьлегеңнән
Дөреслекне килми яшерәсем:
Сөюеңдә янып көюең бар.
Якты иңми явым-төшемнәрсез.

Тик яшьләнмә! Әл(е) дә табигатьтә
Кояш яшьни күктә яшеннән соң.
Үз өеңдә җылынуың яхшы.
Бу яңгырда тәмам өшегәнсең.

***
Тынлык иңгән җиргә. Сеңгән
җанга, канга.
Адашканда, бу хис – ул маяк.
Шунда аңлыйм үз – үземне, үз күңелне
Тик үземнең уйларыма карап.

Ә уйларда тоташ яз иседер, май кичедер
Ап - ак сиреньнәр.
Сирень исен бар дөньяга сирпеп,
Йөзәр идем болытарда
Җиһанны иңләп.

Бер болытны сиңа димләп
Атылырмын арасыннан .
Йолдыз булып.
Болыт күрмәс, багып торыр бары
Ялгыз бер ай тулып.

Йолдызларга ай кирәкми,
Балкыйлардыр болыт булганда.
Алар таный үз – үзләрен йомшак
Болытларга карап торганда.

Тирән күзләренә
багып торганда...

“Кораб”
Корабка портта тынычрак,
Тик тынычка өйрәнмәгән ул.
Булмас та ул һәрчак пакь -
Рәхәтне башкада таба ул
(Рүзәл Харисов)
Кеше күңелендә диңгез йоклый.
Диңгез гизгән кораб – кеше үзе.
Иң төбенә төшсә әгәр беркөн,
Кеше юаталмый кеше сүзе.

Кораб – учак. Аңа утын кирәк,
Ә бит юкса портта тынлык иңри.
Диңгез тирән – энҗеләре бардыр...
Әллә инде дулкын гына шигъри?

Ә дулкыннар – ялкын сүндерүче,
Тынлык иңдерүче мәнсезлеккә.
Корабы да суда коры калмый...
Атлый бергә, күнеп гамьсезлеккә.

Кораб... Бары утрау эзли һаман,
Юлын дәвам итә. Ярга ерак.
Суны кочар өчен яратылган
Һәм диңгезне тузгытырга урап.
Урап.

Диңгезне дә мизгел тота тулгак:
Кораблар күп -
измәгәне кирәк,
бизмәгәне кирәк,
колач җәйгән кирәк
җилкән болгап!

This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website